"Хәтер яши: йөрәктә һәм китапта"
Сугыш, күпме михнәт, күпме кайгы китерде ул кешеләргә. Күпме бала әтисез, күпме ата-ана балаларсыз, күпме хатын ирсез калды. Күпме яшь түгелде? Сугыш елларын бөтен нечкәлекләре белән күзалларга безгә ярдәмгә китаплар килә. Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан китаплардан "Хәтер яши: йөрәктә һәм китапта" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм күзәтү ясап укучыларга тәкъдим ителде.