Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Сезнең тормыш үзе бер матурлык"

"Сезнең тормыш үзе бер матурлык" - очрашу. Өлкәннәр!..Олы кешеләр!..Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән.Элек - электән үк олы кешеләр тормышның,яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр. Өлкәннәребез яшьлек хәтирәләрен искә төшерделәр, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Яңа китаплар, журналлар белән таныштылар. Һәрберебезнең иң зур теләге илләребез тыныч булсын, сугышлар булмасын.