Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Геройлар безнең күңелдә"

8 декабрь көнне "Геройлар безнең күңелдә" -мәгълүмат сәгате үтте. Бу көндә без илебез азатлыгы, үсеше өчен сугышчан һәм  хезмәт батырлыгы күрсәткән авылдашларыбызны искә алдык. 2007 елдан алып, 9 декабрь-барыбыз өчен дә мөһим истәлекле дата, Ватанны саклап изге яуда каһарманлык, батырлык күрсәткән сугышчыларны искә алу көне булып әверелде. Ватан геройлары - Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары исемнәренә лаек булган кешеләр.