Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

“Экстремизмга - Юк!”

“Экстремизмга - Юк!” айлыгында Көшкәтбаш авыл китапханәсендә  9нчы сентябрь көнне “Дөньялар имин булсын” дигән күргәзмә оештырылды. 17нче сентябрь көнендә “Террорчылык һәм аның сәбәпләре”дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарада гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алдык. 23нче сентябрь көнне “Без төрле,тик без бергә”- төрле халыкларның әкиятләрен уку һәм  28  нче сентябрь “Тыныч планета- бәхетле балачак”(рәсем бәйгесе) оештырылды. Гомуммилли бердәмлекне һәм татулыкны саклап калу өчен  төрле халыкларның гореф -гадәтләре һәм мәдәниятларының дустанә яшәве мөһим. Төрле милләтле, төрле диндәге халыклар тату, бердәм һәм дус булып яшәгәндә генә илдә иминлек була, укучыларга дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуын аңлату.