"Иң яхшыларын укырга вакыт"
Көшкәтбаш авыл китапханәсе "Иң яхшыларын укырга вакыт" А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз Республика акциясенә кушылды. Китапханәче балаларны лауреатлар белән таныштырды: Ш. Галиев; Л. Леронның; Г.Гыйлмановның әсәрләре укылды, табышмакларга җаваплар таптык. “Китап бәйрәме” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чарада 19 укучы катнашты.