Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

«Әни белән бергә укыйбыз» гаилә белән уку

15 май көнне  китапханәдә, гаилә белән укуны алга җибәрү максатында һәм Халыкара гаилә көне кысаларында, « Әни белән бергә укыйбыз » дигән гаилә белән уку көне үтте. «Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә» дигән иллюстратив китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда балаларның һәм аларның әти-әниләренең яраткан китаплары, шулай ук балаларны тәрбияләү турында әдәбият тәкъдим ителде.