" Космонавтика көне" мәгълумәт сәгате
12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Куныр урта мәктәбенең башлангы класс укучылары өчен " Космонавтика көне" дигән мәгълумәт сәгатендә Юрий Гагаринның тормышы, гаиләсе, булачак космонавтның ничек көчле рухлы булып тәрбияләнүе, аның укуы турында сөйләштек.