Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

"Сәламәтлек-зур байлык” сәламәтлек дәресе

7 апрель сәламәтлек көне буларак 1950 елдан башлап ел саен уздырылып килә.Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм халыкның сәламәтлеге бөтен дөньяда тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итсен өчен үткәрелә. Шул уңайдан китапханәдә яшүсмерләр өчен ” Сәламәтлек-зур байлык” дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Китапханәче электрон тәмәкенең зыяны турында сөйләде һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.