“Кошлар- безнең дусларыбыз” мәгълумат сәгате
Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать сакчылары . Балаларга кошлар турында экологик белем бирү максатыннан, 1 апрель кошлар көненә багышлап “Кошлар- безнең дусларыбыз” дигән мәгълумат сәгате үткәрелде. Китапханәче кошларның файдасы турында сөйләде, “Кышлаучы кошлар” дигән презентация күрсәтелде һәм балалар кош рәсемнәре ясадылар.