Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

"Китап- якын сердәш"- библиографик дәрес

"Китап- якын сердәш"- исемле китапларга багышлап библиографик дәрес Куныр урта мәктәбенең 8 класс укучылары өчен үткәрелде. Китап тормышыбызда иң кирәкле әйбер.Ул киңәшче дә, сердәшче дә. Китапны гел укыйсы килеп тора.Балаларга китап тоту кагыйдәләре, ничек китап сайларга,  китап турында күп кенә табышмаклар әйтелде, алар бик тиз генә җавап та бирделәр.