Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Без онытмыйбыз, без горурланабыз!” – очрашу

15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә. Әфган сугышы, аның асылы белән таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу, яшьләрдә әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан “Без онытмыйбыз, без горурланабыз!” – дип исемләнгән очрашу кичәсенә сугышчы-интернационалистлар Нәҗипов Васил белән Даулетшин Фидәил чакырылды.