Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Интернет дусмы, дошманмы?” - мәгьлүмәт сәгате

Ел саен февраль башында Россиядә балаларның Интернет һәм мобиль технологияләрен куллану куркынычсызлыгы проблемаларына багышланган «Неделя безопасного рунета» акциясе уза. Куныр урта мәктәбенең 7,8, сыйныф укучылары белән бу акциядә катнаштык.  Китапханәче балаларга “Интернет дусмы, дошманмы?” дигән мәгьлүмәт сәгате үткәрде һәм балаларны интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштырды. Алар “Интернет дусмы, дошманмы?” дигән сорауга җавап таптылар.