“Ил белән бергә булырга” изгелек акциясе
Илебездә барган мобилизациягә районыбыз, авылыбыз егетләре дә алына башлады. Шуларга ярдәм йөзеннән районыбыз волонтерлары күркәм эшләр башкарды, аларга ярдәм йөзеннән кирәк-яраклар җыела. Китапханәбез дә бу чарадан читтә калмады, “Ил белән бергә булырга” дигән изгелек акциясе үткәрелде. Авылыбызның хатын- кызлары белән җылы оекбашлар бәйләү һәм авыл халкыннан әйбер җыю оештырылды.