"Җәй күңелле вакыт " китаплы пикник
Китапханәнең актив укучылары өчен "Җәй күңелле вакыт" дигән китаплы пикник оештырылды. Китапханәче З.Кадырованың яңа китабы белән, яңа журналлар, газеталар белән таныштырды, аннары уен формасында хатын-кызларга урманның һәм аның үсемлекләренең файдасы турында сөйләнде, урманда йөрүнең мең даруны алмаштыруы аңлатылды. Пикник самавырдан кайнар чәй һәм күңелле сөйләшүләр белән дәвам итте.