Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

«Наркотиксыз тормыш» профилактик әңгәмә

26 июнь - Халыкара наркоманиягә каршы тору көне уңаеннан китапханәдә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагышлы, аның зарары турында һәм сәламәт яшәү рәвешен сүрәтләгән матур әдәбият сайлап урнаштырылды. Шушы күргәзмә нигезендә яшүсмерләр белән наркотикларның зыяны турында әңгәмә үткәрелде.