«Әрәпә килә, әрәпә!” фольклор бәйрәм
"Әрәпә"- халкыбызның гасырлардан килгән матур йоласы. Борынгы гореф-гадәтләр акрынлап заманча белән тулылана, шуңа да карамастан, авыл бәйрәмен үткәрүнең төп тәртибе саклана. Балалар һәм яшьләр "Әрәпә"дип кычкырып йөриләр, бүләкләр, йомырка җыялар,барлык авылдашларын, дусларын һәм туганнарын бәйрәмгә чакыралар.