“Иң зур бәйрәм – балачак!”- күңел ачу программасы
Каникуллар-балалар өчен иң шатлыклы, көтеп алынган вакыт. Бу вакытта балаларның ялы актив һәм бай булырга тиеш. Авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен “Иң зур бәйрәм – балачак!” дигән күңелле уеннар оештырылды.