"Әкияттә кунакта” кычкырып укулар
Әкиятләргә, ил әдәбиятын укуга мәхәббәт тәрбияләү, балалар бакчасында кызыксыну һәм кызыксынучанлык тәрбияләү максатыннан кычкырып укулар үткәрелде. Чара барышында әкиятләрдән өзекләр укылды һәм "Сабантуй", " Ежик", "Салават күпере" дигән яңа балалар журналлары белән таныштылар. Балалар әкиятләр буенча сорауларга җавап бирделәр.