Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Билгесез солдат” – искә алу сәгате

Бөек Ватан һәм Беренче бөтендөнья сугышында бик күп солдатлар һәлак булды, исемнәре әлегә кадәр билгеле булмаган солдатлар бар. Эзтабарлар отрядлары эшләүгә карамастан, җирләнмәгән солдатларны гел табалар. Билгесез солдат көне сугыштан кайтмаган һәм кабере дә кайда икәне билгеле  булмаганнар турында халык күңеленә кирәк.  Билгесез солдат истәлегенә һәйкәл янында яшүсмерләр белән шәмнәр кабызып,  аларны бер минут тынлык белән искә алдык.