“Мин бәхетне туган җирдә таптым” шигъри нон-стоп
Бу көнне китапханәдә якташ язучы, публицист, шагыйрь, тәрҗемәче Гарифҗан Мөхәммәтшинның тууына 80 ел тулуга багышланган "Мин туган җиремдә бәхет таптым" дип исемләнгән шигъри нон-стоп рәвешендәге чара узды. Килүчеләр язучының биографиясен, аның әсәрләрен искә төшерделәр, яраткан шигырьләрен укыдылар. Залда аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.