Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Теле барның – иле бар” –әдәби викторина

Туган телен белгән, туган халкының мәдәнияте белән кызыксынучы, туган телен ярата һәм горурлана торган кеше генә башка телләрне дә өйрәнә алган. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында китапханәдә балалар өчен әдәби викторина үткәрелде. Балалар 2 командага бүлештеләр . Катнашучылар төрле сорауларга җавап бирделәр: «Мәкальне дәвам ит», «табышмаклар тап», «грамматика дөньясында», күңелле уеннар үткәрелде. Соңыннан балалар туган тел турында шигырьләр укыдылар, «Туган телем — минем хәзинәм» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.