Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

«Сугышның беренче көне» - хәтер сәгате

1941 елның 22 июнь көне – егерменче гасырның иң зур фаҗигаләреннән булган Бөек Ватан сугышы башланган кара көн. Сигез дистә ел вакыт узса да, бу көн халкыбыз хәтерендә мәңге онытылмас хатирә булып яши һәм киләчәктә дә яшәр. 1418 көн һәм төн барган сугыш тулы бер буынның тормышын җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, күтәрә алмаслык авыр хезмәттә газаплады. 22 июнь - Хәтер көнендә  сугыш чоры ятиме,  Төхвәтуллина Җихания  апаның  сугышның беренче көннәрен искә алып сөйләгән истәлекләре видеоязмага яздырып укучыларга тәкъдим ителде.