Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

«Иң татлы тел- Туган тел” әдәби музыкаль кичә

Һәр халыкның хәзинәсе, моңлы ядкаре ул – тел, туган тел. Туган тел ул, бөек Тукаебызча, “матур тел, әткәм- әнкәмнең теле”. Ана теле кешене гомеренең башыннан алып, ахырына чаклы озатып бара. Сабый тугач та, беренче булып, әти-әни телен ишетә, беренче изге сүзләрен дә ул туган телендә әйтә. Элек-электән адәм баласы кыен чакта туган телдә юануы, шатлык кичергәндә туган телдә сөенүе, мәхәббәт учакларында янганда туган телдә татлы, матур сүзләр әйтүе - тормыш бизәге һәм төп кыйммәтләр булып саналган. Туган телебезнең һәм милләтебезнең киләчәген, язмышын безнең балаларыбыз хәл итәчәк. Мәдәният йорты белән берлектә “Иң татлы тел – туган тел” исемле әдәби музыкаль чара да шушы уңайдан үткәрелде. Чарада 18 бала үзебезнең ана телендә шигырьләр укыдылар, җырлар җырланды, татар, рус биюләре башкарылды. Балаларга авылыбызның олы кешесе Сәгтдинова Тәгзимә апа туган телнең мөһимлеге, үз тамырларыңа, гореф гадәтләргә, гаилә кыйммәтләренә бәйле булу хисе турында сөйләде. Чараны барлык катнашучылар белән татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамладык.