Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

IV Бөтенроссия акциясе “ Көчле рухлылар: разведчиклар һәм и партизаннар турында укыйбыз”

 Акция кысаларында Куныр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Аларның батырлыгы үлемсез” дигән батырлык сәгате үткәрелде. Балаларга Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 77 еллыгы турында, Бөек Ватан сугышында партизаннар хәрәкәте, партизан балалар турында сөйләнде. Авылдашыбыз разведчик Гыйләҗетдинов Гайфетдиннең батырлыгы турында “Балтач энциклопедиясе”ннән һәм “Хезмәт” газетасында чыккан мәкаләне укып балаларны таныштырдык. Балалар белән Муса Җәлил, Алексей Сурковның “Зоя” дигән әсәрләре укылды.