Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

«Китап акылы – кояш яктылыгы» әдәби лото

Укучы балалар арасында китап укуны арттыруга ирешү, китап укуның кеше өчен файдалы булуын ассызыклау, уен формасы балаларда кызыксыну уята, аларда җиңү теләге туа. Шушы максаттан чыгып 5 класс укучылары белән әдәби лото үткәрелде. Өстәлдә дүрт конвертта  унышар сорау, һәр конверт билгеле бер теманы үз эченә ала.Туган телләр елы уңаеннан конверттагы сораулар Г.Тукай, М.Җәлил, Р. Миңнуллин иҗаты буенча куелды.  Балалар бу уенда бик теләп катнаштылар. 5 балл җыеп Мәгсумҗанова Инзилә җиңүче булды.