Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

"Без сезнен белән горурланабыз" батырлык сәгате

Ел саен, 9 декабрьдә, Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Китапханәдә дә балаларга  батырлык сәгате үткәрелде. Китапханәче 1917 елга кадәр бу бәйрәмнең Георгий кавалерларының казанышларын хөрмәтләүгә багышлануы турында сөйләде. Хәзерге вакытта илебез Советлар Союзы Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Россия армиясе сугышчыларын хөрмәтли. Чара барышында балалар район геройлары альбомын карадылар, шулай ук Ватан Геройлары хөрмәтенә шигырьләр, җылы сүзләр яңгырады.