Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»акциясе

«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»акциясендә катнаштык. Куныр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары чараның кунаклары булды. Китапханәче балаларга партизан хәрәкәтенә багышланган китапларга күзәтү үткәрде һәм балаларга партизан-балаларның язмышы турында сөйләде, алар: Надя Богданова, Зина Портнова, Лара Михеенко.  Чара барышында геройларның фоторәсемнәре күрсәтелде, Борис Лавреневның «Разведчик Вихров» әсәрен укыдылар.