Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Гаиләм-гомер бишегем"

ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты-пар белән, ир канаты-яр белән,дигәннәр .
ГАИЛӘ- ул җан тынычлыгы таба торган урын.
ГАИЛӘ- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
ГАИЛӘ- ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
15 май Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәдә әниләр һәм балалар белән “Гаилә бәйрәме” үткәрелде.Кичәдә әниләр дә,балалар да төрле бәйгеләрдә катнаштылар,Бик күңелле ял иттеләр.Бәйрәм матур җырлар,шигырьләр белән үрелеп барды.