Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Бәхетлемен мин шушы җирдә"


23 май көнне “Авыл яши-Деревня живет” пилот проекты кысаларында 5- 6 класс укучылары белән Кенәбаш авылында яшәүче яшь гаилә –Хадиев Раиф һәм Резедалар гаиләсендә булдык. Тырыш,хезмәт сөючән,эштән курыкмый торган бу гаилә 4 бала тәрбияли.Төп нигезләреннән якын гына өй салып чыгып,матур гомер кичерәләр.Балалары да бик акыллы.Тырышып укыйлар.Җыр—моңга гашыйклар.Әти-әниләре балаларын Балтач музыка мәктәбенә дә йөртергә вакыт таба.
Хадиевлар күп итеп мал-туар асрый.4 сыерлары,2 таналары,14 баш үгезләре бар.Авылны яратучы,хезмәттән тәм табып яшәүче бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.Пай җирләрен үзләренә рәсмиләштергәннәр.Шул җирләрне эшкәртергә быел трактор да алып җибәргәннәр.
“Хәзер авылда яшәргә бар мөмкинлекләр бар.Бары тик ялкау булмаска һәм авылны җаның-тәнең белән яратырга гына кирәк”,- ди Резеда.
Ә безгә Хадиевлар гаиләсенә бар уй-хыялларыгыз,куйган максатларыгыз чынга ашсын,балалар игелегендә ,шушы җиребездә куанып гомер кичерегез,дип телисе генә кала.