Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Музейларда-халкым үткәне"

“Музейларда халкым үткәне” исеме белән мәдәни экскурсия Кенәбаш башлангыч мәктәбенең 1-4 класс укучылары өчен Карадуган авылында урнашкан “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее”на оештырылды.
1911 елда төбәктәге иң зирәк һәм акыллы байларның берсе булган сәүдәгәр Мортаза Мөлеков төзеткән ике катлы таш бинада ике музей урнашкан. Берсе Советлар Союзы Герое, татар язучысы Муса Җәлил музее, икенчесе-Себер тракты тарихы музее.
Беренче катта Муса Җәлил музее урнашкан. Биредә язучының тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар урын алган. Экспонатлар арасында — Муса Җәлил мандолинасы, рәссамнар Х. А. Якупов, Н. Г. Бикташев картиналары, Муса Җәлилнең Бакый Урманче ясаган бюсты[4]. М. Җәлил музее янында каһарман-авылдашларга багышланган «Сугыш һәм хезмәт даны залы» ачыла. Биредә сугышта һәлак булган якташ-авылдашлар турында табылган мәгълүматлар туплана. «Үлем үзәне»ндә табылган каска, мина кыйпылчыклары, патроннар, уксибәр дискы, басмаханә шрифтлары күрсәтелә. Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган Җиңү парадында катнашкан карадуганлы Мәхмүт Вәлиев сугышкан 120нче танк бригадасының сугышчан юлы карта-схемасы күргәзмәгә куелган.
Себер тракты тарихына багышланган бүлектә атлы элемтә белән бәйле материаллар саклана. 1797, 1887 еллар элемтә юллары картасы, Казан губернасының телеграф картасы, морзе-телеграф аппараты, борынгы телеграф һәм телефон аппаратлары, беренче телевизор һ.б.,һ.б. Шулай ук музей сәүдә тормышын, авыл халкы тормышын, мех, мебель фабрикалары эшчәнлеген чагылдырган һ.б. башка экспонатларга бай.