Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Милли йолалар – халкыбыз хатирәсе"

 
Тиздән Сабантуйлар! Димәк, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләреннән берсе булган - Әрәпә җыярга вакыт.
Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы районнар да бар. Кайда – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән салалар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.
Балтач якларында Сабан туена бүләк җыю күренеше «Әрәпә» дип атала. Бала-чага, яшьләр һәр капка төбенә килеп җиткәч, шулай дип кычкыра.
Ата-балаларыбыздан калган борынгы гадәтебезне югалтмыйча саклыйк! Җыр-моңга күмелеп үткән Әрәпәләребез бәрәкәтле булсын, ихлас күңелдән тапшырган бүләкләрегез Сабантуй бәйгеләрендә катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килсен