Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Чиксез галәм киңлегендә"-мәгълүмат сәгате

Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә. . 2024 елда Юрий Гагаринның космоска беренче очышына 63 ел тулды. .. Нәкъ менә 1961 елның шушы көнендә Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче тапкыр космик очыш ясады. Әлеге истәлекле көн уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары өчен"Чиксез галәм киңлегендә " исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Эшчәнлек барышында балалар белән берлектә серле галәмгә сәяхәт кылдык, кояш, җир шары, космос турындагы төшенчәләр белән , планеталар белән таныштык, кызыклы сорауларга җаваплар таптык. .Балалар рәсемнәр ясадылар,пазылылар тезделәр.