Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Бөек ачышлар эзеннән"-китап күргәзмәсе

Китапханәдә Татарстанда фәнни –технологик үсеш елы уңаеннан ел башыннан күргәзмә төзелде.Ул “Фән иленә рәхим итегез”,”Бөек ачышлар эзеннән”,Авылымның фән эшлеклеләре” дип исемләнгән бүлекләрдән тора.
“Авылымның фән эшлеклеләре” дигән бүлектә республикабызга фән өлкәсендә үз өлешләрен керткән,зур казанышлар яулаган авылдашларыбыз турында мәгълүматлар,китаплар куелды .Шулай ук күргәзмәдә Гыйльметдинова Гөлзада (ир фамилиясе Саберова) апаның “Үсемлек атамаларының татарча-русча сүзлеге “ китабы урын алды.Сүзлеккә 1900 дән артык үсемлек исеме,аның анатомиясе һәм физиологиясе,бергәлек атамалары кертелгән.Русча вариантлары күрсәтелгән.Сүзлек барлык укучыга гамәли кулланма буларак тәкъдим ителә