Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Җанда мең өмет уяна,язлар килсә көлеп..."-китап күргәзмәсе

Туган җиребезгә көтеп алынган яз килде.Яз ул - өмет,яз ул -хисләр ташкыны,яз ул -янару,яз ул- бәхет,яз ул -шатлык,күнелләргә тулган аклык,сафлык...
Туган якларын сагынып ерак җирләрдән кошлар да кайтты.Алар үзләренә оя коралар...Каргалар чыр - чу килә
Сыерчыклар исә кешеләр ясап биргән ояларына урнашып, рәхмәт әйтеп ,
матур җырларын сузалар...
Китапханәдә "Җанда мен өмет уяна,язлар килсә көлеп.."дип исемләнгән күргәзмәдә яз турында шигырьләр,хикәяләр,кошлар турында мәгъ лүматлар урын алды.Балалар күргәзмә белән таныштылар,шигырьләр,язгы сынамышларны укыдылар, Кошлар турында мәгълүматлар белделәр.