Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Тарихи романнар остасы"-китап күргәзмәсе

Язучы–прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамовка 18 нче мартта 70 яшь тулды.  Яр Чаллы каласында яшәп иҗат итүче әдип әдәбият сөючеләргә татар халкының милли–азатлык көрәшенә багышланган «Татарларның Ватан сугышы», «Сәет батыр», «Татарлар Пугачев явында» исемле әсәрләре белән яхшы таныш. «Утлы дала» дип исемләнгән яңа романында ул халкыбыз тарихының тагын да тирәнрәк катламнарына үтеп керә. Кенәбаш авыл китапханәсендә Вахит Имамовның юбилее уңаеннан «Тарихи романнар остасы» дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Китап укучыларга күргәзмә буенча күзәтү ясалды.Китапханәче авторның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды.