Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Иманлы бала-бәхетле бала"-әхлак дәресе

Игелекле һәм тәрбияле бала тәрбияләү өчен балачактан әхлак нигезләренә, яхшылык белән яманлыкны аера белергә, кешелек дөньясындагы барлык яхшы сыйфатларны булдырырга өйрәтергә кирәк. Шул максаттан чыгып, китапханәдә”Иманлы бала-бәхетле бала” дип исемләнгән әхлак дәресе үтте. Балалар игелек, мәрхәмәтлек, намуслылык, әдәплелек, сабырлык кебек төшенчәләр белән таныштылар. Өйрәнгән төшенчәләрне ныгыту максатыннан, игелек һәм әдәплелек турында мәкальләр укыдылар . Сәйдә Аппакованың “Тузмый торган бүләк” китабыннан өзекләр укып,үз фикерләре белән уртаклаштылар .Ятлаган догаларын сөйләделәр.