Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

«Л. Н.Толстойның балачак дөньясына сәяхәт»әдәби сәгать

2023 елның 9 сентябрендә рус әдәбияты тарихына, дөнья мәдәнияте хәзинәсенә кыйммәтле өлеш керткән иң бөек рус язучыларының берсе Лев Толстойның тууына 195 ел тулды. Гениаль язучының әсәрләре Россиянең иң зур байлыгы. Аның мирасы - 90 томлык нәфис һәм публицистик әсәрләр, көндәлек язулары һәм хатлар тәшкил итә. Китапханәдә “ «Л. Н.Толстойның балачак дөньясына сәяхәт»әдәби сәгате уздырылды.. Чара барышында балалар Лев Николаевич Толстойның тормышы һәм иҗаты, язучы тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Толстой иҗаты – балаларны яхшылыкка,тапкырлыкка өйрәтә.Файдалы киңәшләрен бирә. Балалар аның “Детство», «Котенок», «Филипок» әсәрләрен кычкырып укыдылар, табышмаклар чиштеләр