Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

Мәңгелек батырлык үрнәге

Советлар Союзы Герое партизанка Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан Кенәбаш башлангыч мәктәбе укучылары өчен “Мәңгелек батырлык үрнәге” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Презентация ярдәмендә балалар Зояның балачак һәм яшүсмер еллары белән таныштылар. Алар яшь партизанның немецлар кулына әсирлеккә эләгүе, каты җәзалануы һәм асып үтерелүе хакында сөйләгәнне йотлыгып тыңладылар. Ул үз гомерен Ватан өчен бирде! Үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче хатын-кыз да -ул.. : Зоя Космодемьянская хәзерге яшьләр өчен батырлык, патриотизм символы булып мәңгегә калачак.