Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Һәр җәүһәрдә халкым тарихы"-вечер исскуства

Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Китапханәдә яшүсмерләр өчен “ Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы” дип исемләнгән сәнгать кичәсе үтте. Кичәдә яшьләребез игътибарына "Халкым җәүһәрләре" дип исемләнгән күргәзмә, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән кызыклы уен программасы тәкъдим ителде. Китап укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштырылды. Кичә яшьләр күңеленә татар халык иҗаты әсәрләре аша туган телгә мәхәббәт уяту, милли сыйфатлар тәрбияләү ,халкыбызның рухи хәзинәсенә мәхәббәт хисләре салуга юнәлтелде.
#Кенәбашавылкитапханәсе