Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Татар халкының каһарман улы"-батыр дәресе

15 февралдә М.Җәлилнең тууына 117 ел тулды.Шул уңайдан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Татар халкының каһарман улы” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. М.Җәлилнең әдәби мирасы, бигрәк тә тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре бөтендөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра.
Балалар герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. “Бөек халкым улы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. М,Җәлил турында видеофильм карадылар.