Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Көздә кунакта"-балалар иртәсе

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Иң зур үзгәреш – ул ел фасыллары алмашыну. Шулар арасында көз − иң матуры. Урманнарның матурлыгы, агачларның яфрак коюлары, җир өстенә сары юрган түшәлүе,кырлардагы комбайннар гөрелтесе, арыш, бодай җирләренең бушавы, зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналарның, саубуллашып, ерак юлга кузгалулары – болар барсы да көз аеның гүзәл мизгеле.
Әлбәттә, бу мизгелләр балалар бакчасында да күзәтелә. Түбән Кенә балалар бакчасының сабыйлары да көз аена кунакка барды.
Балалар көз аенда җыелган яшелчәләр турында әйтеп киттеләр.Табышмакларга җаваплар эзләделәр.”Яфрак тану” уенын уйнадылар.Яфракларны буядылар.Ипи турында,аның ничек безнең табыннарга килүен белделәр.Үзләре дә белгәннәрен сөйләделәр.
Көз турында җырлар җырладылар.Кичә З.Туфайлованың “Туган ил ул-алтын арышлар “ шигыре белән тәмамланды.