Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Татар чигүе"-сәнгать кичәсе

Китапханәдә үткән сәнгать кичәсе халкыбызның рухи мирасын саклау,милләтебезнең асыл бизәкләрен яшүсмер күңеленә сеңдерү максатыннан уздырылды.
Укучылар татар чигүенең тарихы белән таныштылар.
Кул эшенең киң таралган төре- чигү.Һәрбер төбәк үзенең чигү алымнарын даими рәвештә баета үзгәртә барып хәзерге көннәргә кадәр саклаган.Гасырлар буе һәр халык үзенчәлекле чигү алымнарын,калоритын( төсләр балкышын) һәм орнаментларын булдырган.