Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

“Туган телем-Тукай теле”- әдәби викторина

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткән әлеге чара бөек шагыйребез турында белемнәрне тирәнәйтүгә,шагыйрь иҗатына ,аның тормышына кызыксыну уяту,сәнгатебезгә,гореф-гадәтебезгә мәхәббәт хисен тәрбияләүгә юнәлтелде.Викторинаны “Милләтемнең кояшы син,и моңлы,нурлы Тукай!” дип исемләнгән күргәзмә тулыландырды.Әдәби викторинада балалар үзләренең Тукай иҗаты буенча белемнәрен сынадылар.Сорауларга җавап бирделәр.Күргәзмәдән файдаландылар.Шулай ук алдан алар Тукай иҗаты буенча рәсемнәр ясадылар. Китапханәдә балалар иҗатыннан күргәзмә эшләде.Тукай иҗатын рәсемнәрдә  иң оста чагылдыручыларга урыннар билгеләнде. Укучылар белән Тукай көне зурлап билгеләп үтелде.