Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

“Ленинград-герой шәһәр”-Ленинград блокадасы турында мәгълүмат сәгате

Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлык һәм корычтай ныклы рух билгесе өсти.Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш иябез,алар батырлыгы һичкайчан онытылмас! Ленинград блокадасы вакытында ике миллионнан артык кешенең гомере өзелә. Бу көннәрдән соң күпме гомер узса да, сугыштагы коточкыч хәлләр өлкәннәр күңелендә бөтен барлыгы белән саклана.

Башлангыч сыйныф укучыларына  тәкъдим ителгән   презентация ,әлеге вакыйганы күзалларга, хатын-кызларның,үзләре кебек балаларның авыр тормышын,ачлык,ялангачлык,бер сыныкка ипигә тилмерүләрен күреп,үз күңелләре аша уздырырга,бүгенге тормышыбызга мең шөкер итеп яшәргә һәм тырышып укырга кирәк икәнлеген тагын бер кат төшенергә ярдәм итте.