Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

“Халкымның күңел бизәкләре”-сәнгать кичәсе

Татар  халкы  элек –электән үк эшчән, киң күңелле, кунакчыл булган. Татар  хатын – кызының кулыннан һичбервакыт  эш төшмәгән: җеп эрләгән, шәл бәйләгән, ашъяулык,сөлге чиккән, оек бәйләгән, келәм – палас тукыган. Алар  әби – бабаларыбызның күңел җылысын, халкыбызның күңел җәүһәрләрен саклаган.Кияүгә чыкканда кызлар сандыкка салып , кул эшләрен алып чыкканнар.

Китапханәдә үткән сәнгать кичәсендә без дә өлкәннәребез белән әбиләребезнең кул  эшләре белән таныштык.Үткәннәргә  кайтып килдек.Әле авылыбызда бүгенге көндә дә кулъяулыклар чигүче авылдашларыбыз бар.Аларның  кул эшләре белән таныштык.Әбиләребез һөнәрен онытмаучылар һәркемдә соклану тудыра.