Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Үткәннәргә сәяхәт"

Китапханәнең актив өлкән буын   укучылары белән Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи музей-утарына сәяхәт кылынды. Музей директоры экспонатлар белән тулы заллар буйлап бик эчтәлекле, кызыклы экскурсия үткәрде. Музейда Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлын чагылдырган көндәлекләре, кулъязмалары, авыл халкының истәлекләре, ХХ гасыр башы татарларының көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде.  Әлеге сәяхәттән укучылар бик канәгать калдылар.