Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

Вечная память

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

Хәтер сәгате  БВС каһарманнарына багышланган һәйкәл алдында узды. Биредә мәктәп, колхоз, авыл җирлеге, музей, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты.  Һәйкәл каршына чәчәкләр салынды.

 Яшь буынга сугыш китергән афәтләр, саннар турында сө йләнде. Шаһит киткәннәр  бер минутлык тынлык белән искә алынды.