Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Гырон быдтон ждет гостей»

Чепья авылында
удмурт халкының милли йолаларын, матур яшәү үрнәкләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган Гырон-быдтон бәйрәме узды.
Удмурт халкы көнкүреше белән таныштыру максатыннан ишегаллары төзелде, йортлар бизәлде, мәйданчыклар эшләде. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән әдәби мәйданчык та үз укучыларын тапты.
Әлеге әдәби мәйданчыкта удмурт телендә нәшер ителгән матур әдәбияттан тыш, район һәм Чепья авылының танылган шәхесләре турында мәгълүмат алырга мөмкинчелек тудырылды.