Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Әрәпә килә, әрәпә"

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Чепья мәдәният йорты коллективы,авыл китапханәчесе һәм авыл яшьләре белән берлектә әнә шулай күркәм гадәт буенча авыл урамнары буенча Сабантуйга бүләк җыю уен – көлке, җыр – бию белән оештырылды.

Рәйсә апа Юсупова, Мәгъдүдә апа Зиятдинова, Халидә апа Фазулзянова,  Халиловлар гаиләсе, Ленина урамы берләшеп Сабирова Гөлира апа, Хакимова Әлфия апа, Диния апа Валеева, Айсылу Ахметовалар капка төпләрендә матур өстәл табыннары әзерләп тә каршы алдылар.