Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Гүзәллегең, миллилегең җуймый яшә, туган авылым, гел яшә" - әдәби музыкаль кунакханә

"Наз" социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен "Гүзәллегең, миллилегең җуймый Яшә туган авылым, гел яшә" исеме астында әдәби музыкаль кунакханә оештырылды. Биредә якташ шагыйрьләребезнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Чепья авылының күпмилләтле дус, бердәм халкы, мәдәнияте турында сөйләнде. Китаплар тәкъдим ителде.